Зәй укучылары рәссам һәм скульптор белән очрашты
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Ровесник» профориентация клубы эшчәнлеге кысаларында 18 февральдә шәһәрнең 3 мәктәбе VIII сыйныф укучылары өчен җирле рәссам һәм скульптор Фазыл Шиапов белән «Молчаливая и скрытная муза» исемле мавыктыргыч очрашу булды.
Укучылар төрле архитектура стильләре, мәдәни мирасны саклауга таләпләр, шәһәребезнең архитектура һәйкәлләре һәм скульптуралары тарихы турында белделәр.
Фазыл Шиапов укучыларга үзенең һөнәре, төп проектлары, «Могҗизалар кыры» тапшыруында катнашуы турында да сөйләде. Чара останың скульптура эшләреннән әзерләнгән слайдлы презентация белән үрелеп барды. Үз эшеңә мәхәббәт, ирешелгән нәтиҗәдән канәгатьлек алу һәм шатлануны рәссам күңеленең төп халәте дип саный.
фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев