Зәй укучылары белән Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән рәссамнар иҗатын барладылар
14 мартта үзәк китапханәдә 3нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары өчен «Сугышчан каләм» дип аталган әдәби-музыкаль композиция үтте.
Чара Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән рәссамнар иҗатына багышланды.
“Без тарихи вакыйгаларны, тарихтагы иң канкойгыч сугышны кичергән кешеләрнең фаҗигаләрен һәм батырлыкларын чагылдырган махсус картиналар җыелмасын әзерләдек. Иң танылган әсәрләр арасында Сергей Герасимовның «Мать партизана»; Борис Неменскийның «Письмо с фронта»; Виктор Дмитриевскийның «На привале»; Аркадий Пластовның «Фашист пролетел»; Петр Кривоноговның “Зверства в Речицах” һәм “Победа”сын аерып күрсәттек. Болар Бөек Ватан сугышына багышланган күпсанлы картиналарның кайберләре генә. Аларның һәркайсы Россия тарихындагы бу фаҗигале чорның төрле аспектларын үзенчә тапшыра. Чара барышында шулай ук видеоматериаллар карадык”, - ди сәнгать секторы китапханәчесе Светлана Трифонова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев