Зәй талантлары Казанда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала-концертында катнашачак
Гала-концертлар Татарстан башкаласында 23 һәм 24 апрельдә узачак
Зәйлеләр «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең барлык этапларын уңышлы үттеләр һәм 23-24 апрельдә Казанда «Уникс» мәдәни-спорт комплексында һәм «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертларга юлламалар алдылар.
Гала-концертта Зәй районыннан Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендә «Энергетик» Мәдәният сараеның яшь вокалистлары - «Наследие», «Азаль» ансамбльләре һәм солистка Александра Шишмагаева чыгыш ясаячак.
Шулай ук Казанга «Конферанс» номинациясендә жюрины яулаган Татьяна Нестерованың укучысы Кристина Соловьева да барачак.
фотолар мәдәният идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев