Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй студентлары шигърият көнен шагыйрь янәшәсендә үткәрде

21 март - Бөтендөнья шигърият көне буларак билгеләп үтелде.

 Шагыйрьнең таланты - үз фикерләреңне образлы һәм нәфис итеп белдерә белү. Без танылган авторларның шигъри осталыгына сокланабыз һәм җирле шагыйрьләребезнең әсәрләрен рәхәтләнеп укыйбыз. 

19 март көнне Зәй политехника көллиятендә зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Стихи, как музыка души» дигән әдәби - шигъри сәгать үткәрделәр. Чараның чакырылган кунагы Бохарай авылында яшәүче Виктор Макаров булды. Шагыйрь белән очрашу  әһәмиятле вакыйга булды. Яшь буын аның  әсәрләреннән якты хис-кичерешләр алды. Тумышы белән  Алкино авылыннан булган  Виктор Антоновичның иҗаты аеруча игътибарга лаек һәм Зәй районы мәдәни мирасының әһәмиятле өлеше булып тора. Ул бөтен гомерен шигърияткә, музыкага һәм туган ягын данлауга багышлаган. Аның шигырьләре, хикәяләре һәм җырлары кече Ватанга мәхәббәт, хезмәткә хөрмәт һәм ихлас патриотизм белән тулы. Виктор Макаров үзенең әсәрләрендә төрле һөнәр ияләре һәм туган як тарихына йогынты ясаган мөһим вакыйгалар турында сөйли. Иҗатында Әфганстан һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә багышланган җырлар аерым урын алып тора. Бу әсәрләр Ватанны саклаучыларга рәхмәт чагылышына әверелде. 

Виктор Макаров студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, шигырьләрен укыды, авторлык җырларын башкарды, барысына да яхшы кәеф бүләк итте. Чара азагында Виктор Макаров шигърият – ул яшәү рәвеше, һәм аны аңларга өйрәнү һәркемнең көченнән килә, дип билгеләп үтте.

фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев