Зәй рәссамы картинасы – Казан күргәзмәсендә
Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зур күргәзмә эшли.
Экспозицияне Бәйсез Дәүләтләр Берлеге рәссамнары оешмасының Казан бүлеге оештырган. Күркәм эшләре белән катнашучылар арасында якташыбыз, рәссам — Елена Курносова да бар. Ул юбилей датасы күргәзмәсенә «Она его ждет» эшен тәкъдим итте.
Күргәзмә фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыкларын чагылдырган әсәрләрне берләштерә.
Экспозициядә Маршал Жуков, шагыйрь Муса Җәлил портретларын, ветераннар сурәте төшерелгән акварель эшләрне, шулай ук фронтка киткән һәм аларны көткән кешеләрнең язмышы турында сөйләүче картиналарны күрергә мөмкин.
Елена Курносованың пастель белән башкарылган тәэсирле эше аерым игътибарны җәлеп итә. Картинада кыр чәчәкләре бәйләме тоткан яшь кыз сурәтләнгән. Солдат егетен сугыштан көтүче кыз, күп кенә совет чоры гүзәл затларын гәүдәләндерә.
Йомшак тоннар хис-кичерешләрнең тирәнлеген, якыннарының кайтуына ышанган кешеләрнең тетрәнеп көтүен, рух көчен чагылдыра.
Күргәзмә «Бердәм Россия» сәяси партиясе төбәк бүлеге иҗтимагый ярдәм штабында 19 майга кадәр дәвам итәчәк.
Бу җиңүчеләр буынының батырлыгын тагын бер кат искә алу һәм тынычлыкны саклап яу кырында ятып калган геройларны искә алу өчен менә дигән мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев