Зәй районы мәдәният хезмәткәрләре патриотик тәрбия бирү турында фикер алыштылар
Узган атнада Иске Тәкмәк авыл мәдәният йортында «Бүгенге заман шартларында патриотик тәрбия» темасына семинар узды.
Семинарда район мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Клуб мөдире Марина Ермолаева бу темага алып барган эшчәнлекләре турында доклад белән чыгыш ясады. Авылның тарихы, әфган сугышында, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә, махсус хәрби операциядә катнашучылар турында презентация күрсәтелде.
Очрашуда хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасыннан туган авылына ялга кайткан хәрби егет тә катнашты. Окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс күрсәтелде. Тарихи, истәлекле даталар буенча «Патриот» һәвәскәрләр берләшмәсе җитәкчесе Валентина Столбова һәм «Ветеран» һәвәскәрләр берләшмәсе җитәкчесе Мария Михеева чыгыш ясадылар. «Туган якны өйрәнү» һәвәскәрләр берләшмәсе җитәкчесе Валентина Киселева Иске Тәкмәк авылы тарихы турында сөйләде.
Фотолар клубтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев