Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй районы Бигеш мәдәният йортында хезмәт ветераннарын Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар

“Зәй офыклары” газетасына Бигеш авылыннан бер хат килде.

Аны “Алга” колхозының 70-80нче елларында партком секретаре булып эшләгән Рәүф абый Насыйбуллин яза.

8 март бәйрәме алдыннан, Бигеш авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре хезмәт ветераннары белән очрашу оештырдылар. Чакырылган кунаклар - “Алга” күмәк хуҗалыгының дуңгызчылык комплексында төрле елларда эшләгән хатын-кызлар. Инде ферма бетерелгәнгә дә 20 елга якын гомер үтте. Ел саен илебез табынына 400-500 тонна ит җитештергән, 60тан артык кешене берләштергән хезмәт коллективы бик сирәгәйгән булуга карамастан, очрашуга килә алганнарның йөзләрендә куаныч чагыла, гомерләренең бушка узмау сөенече күренеп тора. Кунаклар арасында, тормыш иптәше гомере буе терлекчелектә эшләп дөнья куйган, ә бүгенге көндә улы - Тәлгате, махсус хәрби чаралар үткәрергә чакырылган ананың - Әнисә Каримованың булуы, очрашуның тирән эчтәлекле чара булуын дәлилли. Ветеран - терлекчеләргә бәйрәм котлавын “Алга” колхозының баш зоотехнигы Вакыйф Шәрифуллин һәм партия комитеты секретаре Рәүф Насыйбуллин җиткерделәр. Әлбәттә, үткән гомер эчендә мондый очрашулар гармун моңы, җыр-бию белән аралашып баралар иде. Бу юлы да ким-хур булмады. Оештыручылар Миңнегөл Насыйбуллина, Рамилә Биктимирова, Айгөл Маликова тирән эчтәлекле нәфис сүз һәм җырларны тыңлаучыларның күңелләренә хуш килердәйләрен туры китереп сайлаганнар. Үзешчән артистлар Нурсинә Хәйруллина, Фәнис Нуретдинов, җырчылар ансамбле үзләренең шат, матур җырлары белән кунакларның күңелләренә яшәү дәрте, киләчәккә өмет уты кабыздылар. Җырчыларга матур көйләрне баянда күрше авыл егете Мөдәрис Саматов уйнады. Рәхмәт, кызлар. Бәйрәм белән,Сезне!

Фотолар Бигеш мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев