Зәй районы авылларында “Дуслык күпере” концертлары дәвам итә
«Дуслык күпере» концертының чираттагысы Әхмәт авылы мәдәният йортында үтте.
Район мәдәният хезмәткәрләренең иҗади номерларыннан торган концертны авылларда яшәүчеләр бик яратып карый.
Район мәдәният хезмәткәрләре Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елы уңаеннан "Дуслык күпере" дип аталган концерт әзерләде. Концертта төрле авылларның мәдәният хезмәткәрләре катнаша.
Җиңү көне алдыннан концерт Әхмәт авылында күрсәтелде. Мәдәният хезмәткәрләре җыр-моң яратучы тамашачыларга бай эчтәлекле концерт программасын тәкъдим итте.
«Дуслык күпере» концерт программасын халык бик яратып карады. Сәхнә осталары үзләренең моңлы җырлары, дәртле биюләре белән тамашачыларны ял иттерде.
Фотолар район мәдәният йортларыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев