Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй өлкәннәре «Балкыш» республика фестиваленең зона этабында чыгыш ясадылар

Быелгы фестиваль истәлекле датага — Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният сараенда ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» VII республика фестиваленең зона этабы узды. Фестивальдә Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы сигез районыннан килгән үзешчән артистлар катнашты.

Быелгы фестиваль истәлекле датага — Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Ул ике елга бер мәртәбә уздырыла.
Катнашучыларның башкару осталыгы гына түгел, ә чыгышларны бизәү -сәхнә костюмнары, музыкаль озата бару, реквизитлар да бәяләнде.

Зәй данын фестивальдә «Җиләк» халык керәшен фольклор коллективы һәм район мәдәният йортыннан Фәридә Маслова, «Заиночки» хезмәт ветераннары хореография ансамбле, «Энергетик» Мәдәният сараеннан Тәслимә Гәрәева, Нәкыя Дәүләтшина, «Мавринские напевы» вокаль ансамбле, Аксар авылыннан Фәтхелгаян Әхмәтҗанов, Рәсимә Хәмидуллина һәм Фирдәвес Галиева дуэты, Югары Мәлем мәдәният йортыннан Миләүшә Хәйруллина, Бура-Киртәдән Рәфкать Сәгыйдуллиннар яклады.

Фестиваль Татарстанда яшәүче өлкән буын вәкилләренең иҗади мөмкинлекләрен ачу, рухи үсеш өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән.

Фотолар мәдәният идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев