Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй өлкәннәре “Балкыш” фестиваленең төбәк турында уңышлы чыгыш ясады

Фестивальнең Әлмәттә узган төбәк турында Зәйдән 47 кеше катнашты.

24 мартта Әлмәтнең "Нефтьче" мәдәният сараенда ветераннар арасында "Балкыш" IX республика үзешчән башкаручылар фестиваленең зона этабы узды. Быелгы фестиваль Халыклар бердәмлеге  һәм хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.

Әлмәттә узган фестивальдә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарыннан ветераннар чыгыш ясады. Зәй данын фестивальдә “Русская душа” вокаль ансамбле,  «Җиләк» халык керәшен фольклор коллективы, “Ивушка” халык җырлары вокаль ансамбле, «Заиночки» хезмәт ветераннары хореография коллективы һәм Тәслимә Гәрәева, Роза Зотова,  Рәфкать Сәгыйдуллин, Фәнис Исрафилов, Нәкыя Дәүләтшина, Анна Шакирова яклады.

-Зәйлеләр чыгышы программаның бай, якты, компакт булуы белән аерылып торды. Аларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде.  Иң яхшы номерлар апрель ахырында Казанда узачак гала-концертка сайлап алыначак, - ди Татарстан халыклары ассамблеясының Зәй вәкиле Роза Гатауллина.

фотолар мәдәният идарәсеннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев