Зәй музыка мәктәбендә якташыбыз Владимир Васильевның концерты узды
14 майда Зәй музыка мәктәбендә якташыбыз, Татарстан Республикасының халык артисты Владимир Васильевның «Ул бөек еллар алдында баш иябез» дип исемләнгән гаҗәеп бәйрәм концерты узды.
Концерт программасында Бөек Ватан сугышына багышланган иң популяр җырлар - «День Победы», «Журавли», «Ехал я из Берлина», «Смуглянка», «Катюша» һәм башка бик күп җырлар яңгырады.
Музыка мәктәбе укучысы Илназ Галимов викторинада җиңеп, концертта катнашучылардан истәлекле бүләк алды.
Владимир Михайловичның әти-әнисе Поповка авылыннан. Җырчының балачагы да әлеге авылда үткән.
-Минем өчен бу авыл һәм Зәй районы табигате, кешеләре иң якыны, һәрчак йөрәгемнең иң түрендә, - ди ул.
9 Май – Җиңү бәйрәмендә Владимир Васильев кичке якта Зәйдә чыгыш ясады. Ә көндез ул Поповка авылында булып, анда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларга һәйкәл янында фронтта хәбәрсез югалган бабалары Васильев Евстафей Григорьевич һәм Глухов Владимир Григорьевич истәлеген хөрмәтләде.
Фотолар музыка мәктәбеннән һәм җырчының Вконтактедагы битеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев