Зәй музыка мәктәбе укучысы Зарина Әхмәтшина ике дәрәҗәле конкурста иң яхшысы булды
Сәләтле Зәй виолончельчесе берьюлы ике масштаблы иҗади бәйгедә – бөтенроссия һәм республика дәрәҗәсендә үзенең югары дәрәҗәдәге башкару осталыгын раслады.
Беренче җиңүе 1 мартта Казанда скрипкачылар һәм виолончельчеләр арасында виртуоз музыка буенча «Presto»республика конкурсында яуланды. Конкуренция гаять зур булды: иң яхшылар исеме өчен бөтен республикадан балалар сәнгать мәктәпләре укучылары, махсус урта музыка мәктәбе һәм Казан музыка көллияте студентлары көрәште. Заринаның «Виолончель» номинациясендәге чыгышын жюри лаеклы бәяләде: аның уйнавы виртуоз гына түгел, тирән эмоциональ дип тә танылды. Нәтиҗә-иң югары бүләк, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Ә 3 мартта Муса Җәлил исемендәге “Шагыйрь һәм музыка” Бөтенроссия музыкаль-шигъри фестиваленә сайлап алу конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган әлеге проект бөек татар шагыйренең 120 еллыгына багышланды. Конкурс буенча сайлап алу нәтиҗәләре буенча Зарина Әхмәтшина фестиваль лауреаты дип игълан ителде һәм Чаллыдагы Орган залында концерт программасында чыгыш ясау хокукына лаек булды.
Бу якты җиңүләр артында Заринаның зур хезмәте һәм укытучы Люция Кадырованың һәм концертмейстер Татьяна Жигалованың үз эшенә тугрылыгы тора.
фото музыка мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев