Зәй музыка мәктәбе коллективы иҗади кичә бүләк итте
Кичә Зәй балалар музыка мәктәбендә традицион төстә еллык иҗади эшчәнлеккә йомгак ясалды.
Анда музыка сәнгатен сөюче, иҗатка гашыйк зәйлеләр килде. Район башлыгы Разиф Кәримов та матур музыкаль кичне зәйлеләр белән бергә үткәрде.
“Иҗат безне рухландыра, күңелләргә ял бирә. Һәр ел саен декабрь ахырында безне шәһәрнең музыка мәктәбе педагоглары, талантлы балаларыбыз концерт тәкъдим итеп ял иттерә. Бу юлы да без сезнең белән бергәләп музыка сәнгате дөньясына чумарга дип килдек. Киләсе 2026 елда музыка мәктәбе 65 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Без талантлы балалар үстерүгә зур өлеш кертүче мәктәпкә бары тик уңышлар, педагогларга, балаларга сәламәтлек телибез”, - диде Разиф Галиевич үз чыгышында.
Мәктәп директоры Дина Коронова һәркемне тылсымлы дөньяга чакырды. Концерт дәвамында билгеле композицияләрне тыңлап хозурланырга, яңа ел җырлары көйләреннән попури ишетеп дәрт-дәрман алырга мөмкин булды. Һәр чыгыш тамашачыларны тәэсирләндерде.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев