Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй музеенда Владимир Высоцкий иҗатына багышланган кичә узды

22 гыйнварда Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Владимир Высоцкийның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәне музейның кече фәнни хезмәткәре Фәридә Иноятова алып барды.

25 гыйнварда совет шагыйре, җырчы, актер Владимир Высоцкийга 88 яшь тулган булыр иде.

Владимир Высоцкий –  исән чагында ук халык күңелендә үзенең лаеклы урынын тапкан хөрмәтле шәхес. Аның шигырьләрен күпләр яттан белә, җырлары әле дә телдән-телгә күчеп, халык хәтерендә саклана. Высоцкий талантлы артист, музыкант, җырчы, гомумән, сәнгать эшлеклесе буларак кына түгел, ә шәхес буларак кызыклы. 

Аның байлыгы –  800дән артык җыр, шул ук күләмдә диярлек шигырьләр һәм проза әсәрләре, кино һәм театрдагы рольләр. Аның күп җырлары - «халык» җырларына, ә аларның аерым юллары афоризмнарга әверелде.
Кинода ул «Место встречи изменить нельзя» (Глеб Жеглов); «Служили два товарища» (поручик Брусенцов); «Интервенция» (революционер Бродский) фильмнарындагы рольләре белән истә калды.

Высоцкийның тормышы 1980 елның 25 июлендә инфаркттан өзелә. Аның үлеме Мәскәү олимпиадасы белән туры килә һәм аның турында рәсми хәбәр минималь була. Әмма шагыйрь белән саубуллашырга бөтен Мәскәү килә. 

Высоцкий истәлеге халык хәтерендә яши: аның хөрмәтенә урамнар, театрлар аталган, Россиядә һәм чит илләрдә һәйкәлләр куелган.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев