Зәй музеенда үзенчәлекле күргәзмә эшли
Зәй туган якны өйрәнү музеенда рәссам Рәшит Хәмит улы Гаимовның 75 еллыгына багышланган шәхси күргәзмәсе ачылды.
Рәшит Хәмит улы - ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 2008 елдан Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Оста катлаулы офорт техникасын яхшы белә, үзенең графика эшләрендә татар халкының тарихын һәм риваятьләрен гәүдәләндерә.

Зәй музеендә ачылган күргәзмәдә рәссамның халык эпосларына иллюстрацияләре, шәхси архивлардан график эшләр сериясе һәм эскизлары, Казан ханлыгы тарихына багышланган эшләре, туган төбәгебез матурлыгын чагылдырган пейзажлары урын алган.

“Экспозициянең аерым кыйммәте әле күп кенә эшләрнең рәссам тарафыннан шәхсән музейга бүләк ителүендә. Алар арасында - «Идегәй», «Арча батырлары», «Казан ханлыгы» кебек әһәмиятле тарихи әсәрләр серияләре, Габдулла Тукай әсәрләре мотивлары буенча эшләнгән эшләре бар. Без рәссамга бик рәхмәтле”, - ди музей директоры Резидә Юнысова.
Рәссам Рәшит Гаимовның күргәзмәсе Зәй туган як тарихын өйрәнү музеендә 26 гыйнварга кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев