Зәй музеенда «Өч стихия» фотокүргәзмәсе эшли
3 февральдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Тамара Вотинцеваның «Өч стихия» шәхси фотокүргәзмәсе ачылды.
Бу фотокүргәзмә – республикабызның бай табигать дөньясына сәяхәт. Фотосурәтләр геройлары арасында кошлар, урман хайваннары, шәһәр парклары һәм урман пейзажлары бар.
“Тамара Вячеславовна күпләргә Чаллының «Олимпия» спорт комплексының йөзү буенча беренче категорияле профессиональ тренеры буларак таныш. Ә буш вакытында ул гадәти булмаган хобби – фотога төшерү белән шөгыльләнә. Бу мавыгу чын сәнгатькә әверелгән. Тамара Вячеславовна мастер-классларда фотога төшерүнең нечкәлекләрен үзләштергән, идеаль кадрларны сабырлык белән көтәргә өйрәнгән, кайвакыт “канатлы модельләр” - кошларны куркытмас өчен сулыш алырга да оныткан”, - ди музейның кече фәнни хезмәткәре Фәридә Иноятова.
"Бу дөнья ничек матур, төшереп кенә өлгер!" – ди фотограф, елмаеп.
Һәм бу сүзләрдә аның иҗатының бөтен асылы ята.
Тамара Вотинцева – "Табигать сулышы" номинациясендә "Янәшәдәге матурлык" төбәк фотоконкурсы җиңүчесе. Дөньяның 170тән артык иленнән фотографлар катнашкан 35 Awards халыкара конкурсының финалисты.

Фотокүргәзмәне тантаналы төстә ачуда музей хезмәткәрләре чыгыш ясап, бу вакыйганың Зәйнең мәдәни тормышы өчен әһәмиятен билгеләп үттеләр. Алар күргәзмәнең әйләнә-тирә мохитнең көндәлек матурлыгына яңача карарга мөмкинлек бирүен ассызыкладылар.
Тамара Вячеславовна күргәзмә кунаклары белән фотосурәтләр буенча викторина үткәрде, җиңүчеләргә автор имзасы куелган календарь бүләккә тапшырылды.
Күргәзмә музейда 28 февральгә кадәр эшләячәк.

Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев