Зәй музеенда “Мадияр Хаҗиев һәм аның укучылары” күргәзмәсе эшли
3 октябрьдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың халык рәссамы Мадияр Хаҗиевның һәм аның укучыларының картиналарыннан күргәзмә ачылды.
Күргәзмәдә оста һәм аның укучыларының эшләре урын алган. Мадияр Хаҗиевның укучылары арасында судьялар, табиблар, кранчылар, күп балалы әниләр һәм бизнесменнар бар.
Мадияр Хаҗиев бүгенге көндә Чаллы сәнгать мәктәбендә балаларга рәсем ясау дәресләре бирә. Яшь буында гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләүче рәссам ул.
Күргәзмәне ачу тантанасында останың укучылары Ольга Новожилова һәм Михаил Жуковский катнашты.
Күргәзмә музейда бер ай дәвамында эшләячәк.
Тулырак язма киләсе атнада.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев