Зәй мәдәният хезмәткәрләре “Дуслык күпере” программасы белән авылларга чыга
Район мәдәният хезмәткәрләре Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елы уңаеннан «Дуслык күпере» дип аталган концерт әзерләде.
Беренчеләрдән булып концертны районыбызның Аксар авылында яшәүчеләр карады. Мәдәният хезмәткәрләре җыр-моң яратучы тамашачыларга бай эчтәлекле концерт программасын тәкъдим итте.
Без бергә дус булганда гына көчле. Безнең уртак кыйммәтләребез бар: бу - Ватанга мәхәббәт, аның киләчәге өчен җаваплылык.
«Дуслык күпере» концерт программасын халык бик яратып карады, һәркемнең йөзендә җитдилек, горурлык хисе чагылды. Сәхнә осталары үзләренең моңлы җырлары, дәртле биюләре белән мәдәният йортына килүчеләрне ял иттерде.
Фотолар район мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев