Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй мәдәният хезмәткәрләре “Дуслык күпере” программасы белән авылларда чыгыш ясый

Район мәдәният хезмәткәрләренең иҗади номерларыннан торган концертны авылларда яшәүчеләр бик яратып карый.

Район мәдәният хезмәткәрләре Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елы уңаеннан "Дуслык күпере" дип аталган концерт әзерләде. Концертта төрле авылларның мәдәният хезмәткәрләре катнаша.

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан концерт Карамалы бистәсендә, Югры Мәлем, Дүрт-Мунча, Сармашбаш, Урта Баграж авылларында күрсәтелде. Мәдәният хезмәткәрләре җыр-моң яратучы тамашачыларга бай эчтәлекле концерт программасын тәкъдим итте.

«Дуслык күпере» концерт программасын халык бик яратып карады. Сәхнә осталары үзләренең моңлы җырлары, дәртле биюләре белән тамашачыларны ял  иттерде.

Фотолар район мәдәният йортларыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев