Зәй командасы - “Безнең Заман – Наше время” фестивалендә беренче урында
“Безнең Заман – Наше время” фестиваленең суперфинал гала-концертында Зәй муниципаль районы командасы биш призлы урын яулап, искиткеч нәтиҗә күрсәтте!
Зәй командасы хореография, визит-презентациядә беренче урынны яулады. “Вокаль ансамбльләр”, “Дан минуты” номинацияcендә икенче урында. Командалар арасында беренче урынга лаек булдылар.

Фестивальнең Гран-приы башка командага эләксә дә, безнең артистлар Зәй районының республикада лидерларның берсе булуын исбатладылар! Һәр чыгыш профессиональлек, хис-кичерешләр, бердәмлек һәм сәнгатькә чын мәхәббәт белән тулы иде.
Без талантлы якташларыбыз белән горурланабыз, тагын да зуррак уңышлар телибез.
Фотолар “Энергтеик” Мәдәният сараеннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев