Зәй китапханәсендә Салтыков-Щедринга багышланган әдәби сәгать узды
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә 27 гыйнварында рус әдәбияты тарихында истәлекле дата - Михаил Евграфович Салтыков-Щедринның тууына 200 ел тулуга багышланган әдәби чара үтте.
Еш кына рус әдәбиятының баш сатиригы дип йөртелә торган бу күренекле язучы шулай ук Россиянең мәдәни тормышында тирән эз калдырган талантлы дәүләт эшлеклесе дә була.
Юбилей уңаеннан китапханә «Кабатланмас Салтыков-Щедрин» әдәби-танып белү сәгате үткәрде. Чарага 4нче мәктәпнең VIII «А» һәм X сыйныф укучылары килде. Китапханә хезмәткәрләре язучының тормышы, иҗатының төп этаплары турында сөйләделәр һәм әсәрләрен тәкъдим иттеләр. «Салтыков-Щедрин китаплары дөньясы» күргәзмә-портреты оештырылды. Укучылар язучы биографиясе турында видеоролик һәм «Премудрый пескарь» мультфильмы фрагментын карадылар. VIII «А» сыйныфы укучылары «Бер ир-атның ике генералны ничек ашатканы турында повесть» әкиятен сәхнәләштерделәр. Чара язучының әсәрләре буенча викторина белән тәмамланды, анда укучылар актив катнашты.
“Салтыков-Щедрин – рус әдәбиятында төп фигураларның берсе. Аның иҗатында искиткеч комик талант, үткен акыл, тирән белем һәм Россиягә мәхәббәт берләштерелә. Безнең ил бу күренекле улы, бөек сатирик һәм гаделлек яклаучысы белән горурлана”, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.
фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев