Зәй китапханәсендә шагыйрә, тәрҗемәче белән очрашу узды
Зәебезнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе өлкәннәр өчен дә, яшь буын өчен дә талантлы иҗатчылар, илһам чыганагы булган билгеле шәхесләрне якыннан белү, танышу, аралашу урыны булып тора.
Биредә язучылар да, киң кырлы талант осталары да еш кунак булып, зәйлеләр белән очраша. Бүген дә китапханәдә әнә шундый үзенчәлекле очрашу үтте. Аның кунагы шагыйрә, тәрҗемәче һәм бик күп төрле регалияләргә ия, Чаллыда яшәп иҗат итүче Вера Хәмидуллина булды.
Билгеле шәхес белән күрешүгә шәһәрнең югары сыйныф укучылары, политехник көллият студентлары, актив китап укучылар, педагоглар килгән иде.
Вера Петровна Хәмидуллина 1960 елның 28 маенда Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәрендә туа. 1977 елда Горький шәһәрендә спорт юнәлешендәге мәктәп-интернатны, 1981 елда Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый. 2014 елда ул Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының магистратурасына «Полиэтник мохиттә рус теле һәм әдәбияты» бүлегенә укырга керә.
Вера Петровна күп еллар Чаллыда балалар бакчаларында тәрбияче, методист булып эшли. Беренче каләм тибрәтүләре исә мәктәп елларында ук башлана. Ә инде ныгытып иҗатка чумуы инде шактый җитлеккән яшьтә була. Бары тик 2004 елда гына ул беренче шигъри җыентыгын чыгарырга карар кыла. Алга таба инде иҗади күтәрелеш китә. Вера Хәмидуллина берничә шигъри интернет-конкурс лауреаты була, «Русиянең алтын каләме» әдәби премиясе дипломы белән бүләкләнә, «Автор нәрсә тели» әдәби сайтының редколлегия әгъзасы итеп сайлана. Соңрак Казанда аның “Подарите любимой весну” дип исемләнгән икенче шигырьләр җыентыгы чыга. Хәзер исә ул 7 шигъри җыентык авторы.
Аның шигъри сәләтенең киң кырлылыгы 2007 елдан бирле актив шөгыльләнгән тәрҗемәләрендә дә чагыла. Вера Петровна күп кенә татар шагыйрьләренең шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итә. Алар арасында танылган әдипләр Нури Арсланов, Роберт Әхмәтҗанов, Мәхмүт Хөсәен, Зәки Нури, Флера Гыйззәтуллина һ.б. иҗатлары бар. Бүгенге көнгә инде ул татар шагыйрьләренең ике меңгә якын шигырен рус теленә тәрҗемә иткән.
Бүгенге көндә Вера Хәмидуллина – Россия һәм Татарстанның язучылар берлекләре әгъзасы.
2014 елның декабрендә Алабуга тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы «Борынгы Алабуга легендалары» китабын чыгарды, анда аның Кама буе борынгы риваятьләрен шигъри телгә тәрҗемә итүләре кертелгән.
Зәйдәге очрашу барышында да Вера Петровна үзебезнең туган якка багышланган тарихи фактларны китерде. Әлеге темага булган бай әдәбиятны күрсәтте, үз архивында сакланучы искиткеч рухи кыйммәткә ия язмалар, журналлар, китаплар, фотосурәтләр белән уртаклашты.
“Минем яшь буынга үземдә сакланучы зур мирасны тапшырасым килә. Шуңа да күп кенә очрашуларга йөрим, үземнең авторлыкта һәм тәрҗемә ителгән китапларны бүләк итәм. Минем белән аралашырга теләгән һәркемгә мин ачык, бик теләп үзем белгән мәгълүмат белән уртаклашам”, - диде ул.
Очрашу азагында ул чыннан да китапларын бүләк итте. Ә үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина киң кырлы талант иясе белән очрашуның тәэсирле булуын һәм күп мәгълүмат тупларга ярдәм итүен ассызыклап, Вера Хәмидуллинага рәхмәт белдерде, алга таба да очрашуларга көтеп калуларын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев