Зәй китапханәсендә рәссам Михаил Жуковскийның күргәзмәсе эшли
5 февральдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә Чаллының талантлы рәссамы Михаил Жуковскийның «Бу дөнья нинди матур» дип исемләнгән шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды.
Бәйрәмнең үзенчәлекле атмосферасын яшь йолдызчык Есения Соловьева башкаруында музыкаль чыгышлар тулыландырды.
Михаил Жуковский – Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, симпозиумнарда һәм коллектив экспозицияләрдә катнаша.
Күргәзмәне ачу тантанасында Михаил Александрович рәссам буларак формалашуы турындагы күңелгә үтеп керерлек истәлекләре белән уртаклашты. Бүген ул яңа техникалар белән эксперимент ясарга һәм яңа сюжетлар эзләүдән курыкмыйча, иҗатында актив үсешен дәвам итә. Аны туган ягының гүзәл табигать күренешләре илһамландыра, алар заманча архитектура һәм сакланып калган борынгы элементлар белән гармонияле яраклаша. Аның картиналарына беренче караштан ук күңелдә хисләр тулы дулкын уяна, истәлекләр яңара.
Очрашу вакытында залда искиткеч җылы һәм күңелле атмосфера хөкем сөрде. Ахырдан Михаил Александрович китапханәгә үзенең картиналарының берсен бүләк итеп, кыйммәтле истәлек калдырды.
Картиналар күргәзмәсе 5 мартка кадәр китапханә кунакларын сөендерәчәк. Талантлы рәссамның иҗаты белән танышу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Фотолар китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев