Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй китапханәсендә «Мадияр Хаҗиев һәм аның шәкертләре» дип аталган күргәзмә эшли

Кичә, 11 ноябрьдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Мадияр Хаҗиев һәм аның шәкертләре» дип аталган күргәзмәсен ачылды.

Күргәзмәне ачу тантанасына Мәдияр Хаҗиевнең хезмәттәшләре, укучылары, шулай ук шәһәребез рәссамнары һәм рәсем сәнгатен бәяләүчеләр килде. Балалар музыка мәктәбе укучылары башкаруында музыкаль номерлар бәйрәмгә үзенчәлекле атмосфера өстәде.

Кичәнең төп герое, һичшиксез, мәшһүр татар рәссамы, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Бакый Урманче премиясе лауреаты, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Мәдияр Хаҗиев булды. 

Рәссам уникаль этник авангард стилендә эшли, халык фольклоры традицияләреннән илһам ала. Тирән милли традицион сәнгатьнең тагын бер чагылышы булып шамаил техникасындагы эшләр тора. Бу-пыялада эшләнгән, фольга эчлекләре булган эшләр. 

Бу кичне Мадияр Шәрип улы иҗатчы гына түгел, остаз да булып чыгыш ясады. Мадияр Шәрипович үзенең укучылары, аларның уңышлары һәм планнары турында зур ярату һәм дулкынлану  белән сөйләде. Оста үзенең масштаблы проекты – Татарстан авылларында картиналар галереяләре ачылуы белән дә уртаклашты.     Кичәнең кульминациясе Мадияр Хаҗиевның китапханәгә  бер әсәрен һәм талантлы укучысының картинасын бүләк итүе булды.

«Мадияр Хаҗиев һәм аның укучылары» күргәзмәсе китапханәгә килүчеләрне 15 декабрьгә кадәр сөендерәчәк. Легендар рәссамның иҗаты белән танышу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев