Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй китапханәсендә бәйрәм алды рухы

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубы кысаларында «Әниләргә мәдхия» дип исемләнгән чара узды.

Татар бүлеге  китапханәчеләре килгән кунакларны  тәбрикләп, кичәне котлаулар белән, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр теләп  башладылар,  бәйрәменең тарихы белән таныштырдылар. Кичәдә катнашучылар  викторина сорауларына җавап бирделәр, уеннарда катнаштылар. Чара барышында    Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» акциясе кысаларында шагыйрьнең «Ана догасы» шигыре укылды.

Чәй табыны артында оештырылган  бәйрәм төрле уеннар, җырләр, шигырь укулар белән үрелеп барды.

фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев