Зәй китапханәсендә “Библиотөн-2026” үтте
17 апрельдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Библиотөн – 2026» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Кичәнең төп темасы «Россиянең көче - халыклар бердәмлегендә».
“Библиотөн" программасы бай булды һәм әдәби, музыкаль, иҗади һәм интерактив форматларны үз эченә алды.
Тантаналы ачылыш бердәмлек анты башланып китте, анда Александр Пушкин, Рәсүл Гамзатов, Муса Җәлил кебек Россиянең төрле милләт халыклары шагыйрьләренең тормыш һәм иҗат юллары искә алынды.
Кичәнең музыкаль өлешен «Магия аккордов» ансамблендә катнашучыларның «Родина» һәм «Пусть миром правит любовь» җырларын башкарулары бизәде.

Катнашучылар, командаларга бүленеп, интерактив уенда Россия гимнын белү, пантомима, санлы код буенча мәкальләрне шифрлауда ярышты, спорт эстафеталары һәм иҗади эш белән бәйле биремнәрне үтәделәр.
Чараның йомгаклау өлешендә «Бердәмлек агачы» мастер-классында катнаштылар, Лев Толстойның «Отцы и дети» әсәрен сәхнәләштерделәр.

- “Библиотөн-2026" уңышлы узды һәм шәһәр өчен мөһим вакыйгага әверелде. Чара мәдәни багланышларны ныгытуга, укуны популярлаштыруга һәм Россиянең күпмилләтле халкы традицияләренә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итте. Без барлык катнашучыларга җылы атмосфера, елмаюлары һәм бу кичне онытылмаслык иткән өчен рәхмәт белдерәбез, - ди китапханәче Лилия Хафизова.
фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев