Зәй китапханәчеләре Бөек Җиңүгә багышланган фестиваль уздыра
Имәнлебаш авылында «Сугышның ачы эзен саклыйлар» дип исемләнгән фестиваль узды.
Әлеге чараны дүрт китапханә бергәләп үткәрде. Панорама-күргәзмәләр, ачык блиндаж рәвешендәге фотозона, Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар күргәзмәсе белән «Книгохроника» фотозонасы оештырылды, сугыш чоры язучыларының Абдулла Алиш, Муса Җәлил, Гадел Кутуй шигырьләре укылды. Шулай ук рәсемнәр, кул эшләре һәм хәтер альбомнары белән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре белән “Үлемсез полк”" инсталляциясе эшләнде. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы башлану – сугышка солдатларны озату күренешен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Сугыш чоры җырлары җырланды. Җирле шагыйрьләрнең иҗатыннан шигъри марафон үткәрелде.
фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев