Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй ГРЭСында сәнгатькә дә зур урын бирелә

Предприятие ашханәсендә чын мәгънәсендә арт-революция. Анда Эркин Пулатовның шәхси күргәзмәсе ачылган.

Шул рәвешле хәзер грэслылар төшке ашны тәмле ризык белән тукланып уздыру өстенә рухи азык та ала. 

Шәһәрдәшебез, рәссам Эркин Пулатов ГРЭСта озак еллар хезмәт  куюы белән  дә билгеле, ул – электр цехы хезмәткәре.

Пумала белән ток – бер-берсенә туры килми кебек тоелса да, чын оста кулында сәнгать туа. Эркинның эшләре хәзер нәкъ менә станция ашханәсе залында хезмәттәшләренең күзен иркәли, күңелләрен сөендерә.

Күргәзмәдә табигать күренешләрен дә, станция тормышы мизгелләрен дә күзәтергә мөмкин.

Фотолар ГРЭСның ТГ каналыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев