Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй эшче яшьләре «Безнең заман-Наше время» фестиваленең I дәрәҗә лауреатлары

Кичә, 13 ноябрьдә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында эшче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XIII ачык республика телевизион иҗат фестиваленең гала-концерты булды. Анда Зәй районы башкарма комитеты җыелма командасы беренче урын алуга иреште.

Быел чарада Татарстанның 38 шәһәр һәм районыннан 150 предприятие һәм оешма катнашты. 1200гә якын үзешчән артист жюри хөкеменә якынча 300 иҗади номер тәкъдим итте. Финалга 171 номер үтте. Алар арасында безнең Зәй районы башкарма комитеты җыелма командасы булуы аеруча куанычлы булды.

Фестивальнең ябылу тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 
Фестиваль нәтиҗәләре буенча зәйлеләрнең зур уңышларга ирешүләре мәгълүм.
Гомуми командалар арасында Зәй башкарма комитеты төркеме 1нче урын алуга иреште.
Ә аерым номинацияләргә килгәндә хореографиядән - 1, вокалда - 2, "Дан минуты"нда - 2, визит карточкасында - 1 урыннарны яуладылар.
Талантлы яшьләребезне искиткеч уңышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев