“Зәй энҗеләре” клубы актив эшчәнлектә
22 гыйнварда Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе татар әдәбияты бүлегендә «Зәй энҗеләре» китап сөючеләр клубы утырышы узды.
Анда катнашучылар түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар. Клуб җитәкчесе Флүрә Гыйниятова «Зәй энҗеләре»нең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, киләсе елга максатлар билгеләде.
“Шунысы сөенечле, берләшмәгә яңа каләм тибрәтүчеләр өстәлде. Утырышта алар үзләре белән таныштырып үттеләр. Гөлфия Сөләйманова үзенең әле яңа гына табадан төшкән «Ятим кыз бала язмышы» китабы белән таныштырды. Җылы мөгәлләмәдә аралашу һәркемнең күңеленә хуш килде”, - ди китапханәче Венера Галимова.

Утырышта иҗатка да зур урын бирелде. Клуб әгъзаләре үзләренең яңа иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Шулай ук алар бөек әдип Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» проекты кысаларында шагыйрьнең шигырьләрен укып фикер алыштылар.
Чара искиткеч җылы мөгамәләдә узды.

фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев