Зәй биючеләре халыкара бәйгедә уңышларга иреште
Зәйнең «Легенда” бию ансамбле Чаллыда узган “Лица» дип исемләнгән Халыкара дәрәҗәдәге иҗат фестиваленнән зур җиңүләр белән кайтты.
“Легенда” бию ансамбле (җитәкчесе Наталья Чеславовна Яковлева) Халыкара фестивальдән берьюлы төрле яшь төркемнәрендә дүрт I дәрәҗә лауреат исемен яулады һәм махсус призга лаек булды.
Ансамбльнең барлык дүрт төркеме — “Загадка”, “Элегия”, “Легенда” һәм “Мәхәббәт" - беренче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Һәр биюне мәртәбәле жюри максималь бәяләде.
Ә “Легенда” төркеме махсус приз һәм Сочида үтәчәк фестивальгә чакыру алды.
“Легенда” төркемен һәм Наталья Чеславовнаны котлыйбыз! Сез-безнең горурлыгыбыз!
Фотолар «Энергетик» Мәдәният сараеннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев