Зәй балалары шигырь бәйгесендә сыналды
Бүген Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә “Габдулла Тукай исемендәге XV шигырь укучылар махсус бәйге” республикакүләм конкурсының муниципаль этабы узды.
Анда I-XI сыйныф укучылары үз мәктәпләре эчендә сайлау этабы узып муниципаль өлештә сыналдылар.
“Безгә барлыгы район мәктәпләреннән 53 укучыдан катнашырга теләп гариза килде. Бүген исә шул балаларның шигырь уку осталыгын, тел байлыгын бәяләдек. Бәйге өч төрле яшь категориясенә бүлеп уздырылды. Анда башлангыч, урта, өлкән сыйныфлар үз сәләтләрен күрсәтте”, - ди китапханә директоры Сәрия Батршина.
Жюри рәисе Казанның Роберт Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсеннән Эльвина Сыйтдикова булды. Алар “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлеге белгече Гөлнара Феофанова һәм Сәрия Бартшина белән бергәләп, һәр баланың чыгышын тыңлап бәя бирделәр.
“Катнашкан барлык балаларның да шигырьләрне тырышып өйрәнгәнлекләре күренеп тора. Моннан тыш алар образга керү өчен костюмнар турында да уйлаганнар, бик отышлы, матур киемнәрдән чыгыш ясаучылар булды. Тик менә күпчелегендә тел байлыгы җитеп бетмәү сизелде. Бәйге рус һәм татар телләрендә барды, ә сөйләмнәрдә кайбер кимчелекләр бар. Алга таба мин бәйгедә катнашу өчен аларга ныклы әзерлекне алдан ук башларга киңәш итәр идем. Моннан тыш, бәйгегә онытылганрак шигырьләрне эзләп алып тәкъдим иткәндә отышлырак. Ә бүген без сайлап алган җиңүчеләр, алар “энҗе бөртегенә” тиң балалар. Сәнгатьле сөйләү дә, хәтер дә, образга керү дә искиткеч”, - диде жюри рәисе.
Шигырь бәйгесендә катнашкан һәр бала катнашучы сертификаты алды, бүләкләргә ия булды. Җиңүчеләргә килгәндә алар өч яшь категориясендә аерым-аерым билгеләнде. Башлангыч сыйныфлардан Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең II сыйныф укучысы Радмир Бусов Муса Җәлилнең “Катыйльгә” шигыре белән җиңү яулады. Ә V-VIII сыйныфлардан 5нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Сагдина Срутдинова Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен башкарып беренче урын алды. Өлкән сыйныфлардан 6нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Диләрә Хафизовага тиңнәр булмады. Диләрә Муса Җәлилнең “Ана” шигыре белән тыңлаучыларда “каз тәннәре” чыгарды.
“Мин кече яшьтән шигырьләрне укырга да, сөйләргә дә яратам. Күп кенә шигырь бәйгеләрендә катнашканым бар. Ә “Ана” шигырен инде мин бөтен күңелемне биреп башкарам, шуңа да ул югары бәя алгандыр”, - ди Диләрә.
Әлеге өч укучы алга таба район данын бәйгенең финал өлешендә яклаячаклар. Ул 2026 елның 20-23 апрель көннәрендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында узачак. 23 апрельдә исә җиңүчеләр Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Гала-концртта бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев