Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй балалары керәшен җырларын оста башкара

3 февральдә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә керәшен җырларын башкаручы яшь буын талантлар арасында XIII республикакүләм «Туым җондозы» фестиваленең гала-концерты узды.

Билгеле булганча, «Туым Жондозы» республика бәйгесе 2008 елдан Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы тарафыннан  керәшен сәнгатен, мәдниятын үстерү, халык җырын, инструменталь сәнгать үрнәкләрен башкаручы яшьләрне ачыклау һәм аларга киләчәктә ярдәм итү максатында оештырыла. Конкурс-фестиваль елдан-ел киңәя бара. Быелгы чараның оештыручылары булып Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы, керәшеннәренең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк торды.

Әлеге бәйгедә Зәй районының талантлы балалары керәшен җырларын башкару осталыгы буенча инде танылып өлгерделәр, быел да безнекеләр сынатмады. Агымдагы ел финал бәйгесендә безнең «Мирас», «Азаль» вокаль-хореография балалар ансамбльләре берләштерелгән формада катнаштылар. Үз номинацияләрендә безнекеләр беренче урын алды.

Талантлы балалар чыгышларын бәйге гала-концертында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин да карады һәм аларга тагын да зур иҗат уңышлары теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев