Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй балалары “ARTIS -2023” премиясе лауреатлары

4 декабрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә талантлы балаларга “ARTIS -2023” дип исемләнгән премияләр тапшыру тантанасы булды.

4 декабрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә талантлы балаларга “ARTIS -2023” дип исемләнгән премияләр тапшыру тантанасы булды. Анда безнең шәһәрнең “Азаль” вокаль-хореография балалар ансамбле коллективы, әлеге ансамбльнең солистлары бүләкләнде. Балалар махсус премиягә ия булдылар.

“ARTIS -2023” премиясе әле яңа төрле бүләкләү чарасы. Әлеге премиягә 2023 ел иҗат сезоны дәвамында иң яхшы дип табылган, төрле иҗат бәйгеләрендә җиңүләр яулаган балалар, яшүсмерләр иҗат коллективлары, аерым башкаручылар лаек булды. Анда җыр, биюгә, музыка коралларында уйнауга, рәсем сәнгатенә талантлы булган, Россиянең өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүче һәм якын чит илләрдән килеп безнең илдә уздырылган бәйгеләрдә катнашучы балалар һәм педагоглар сайлап алынды.

Зәйдән бу мәртәбәле премиягә “Азаль” ансамбле, “Мирас” квартеты, Риана һәм Зарина Гариповалар дуэты, аерым башкаручылардан Сабина Асадова, Риана Гарипова, Эмилия Баһаутдинов лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев