Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй балалар музыка мәктәбенең чираттагы концерты балалар бакчасында узды

Узган атнада «Тату гаилә» балалар бакчасында «Союзмультфильм»концерты узды.

Зәй балалар музыка мәктәбенең чираттагы концерты шул исем астында үтте.


Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр фортепиано, домра, балалайка, флейта, блок-флейта кебек төрле музыка кораллары белән таныштылар, шулай ук музыка мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның җырларын  тыңладылар. Концертны Елена Куклина, концертмейстер  Елена Кускова әзерләде һәм үткәрде.

Балалар бакчасы коллективы каршында Глеб Макаров, Дарина Хохлушина, Наилә Гыйззәтуллина, Маргарита Гурова һәм Дарья Токранова чыгыш ясадылар.

Балалар концерт номерларын игътибар белән тыңладылар, табышмаклар чиштеләр, үзләренә таныш булган җырларны кушылып җырладылар һәм алкышларга күмделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев