Зәй балалар музыка мәктәбен тәмамлаучылар сәнгать өлкәсен сайлый
Зәйнең талантлы кызлары илнең әйдәп баручы уку йортларында һөнәри белем алуларын дәвам итәчәк.
Зәй балалар музыка мәктәбеннән ел саен талантлы музыкантлар чыга. Яшь талантлар үз тормышларын төрле һөнәрләр белән бәйли, әмма педагоглар өчен чыгарылыш укучыларының музыка юнәлешендә һөнәр сайлавын күрүдән дә зуррак шатлык юк. Быелгы чыгарылыш укучылары арасында илнең әйдәп баручы уку йортларына укырга керүчеләр булуы сөенечле. Арина Столярова Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә виолончель классы буенча укырга кергән. 2021 елда Зәй музыка мәктәбен тәмамлап, аннан Чаллы сәнгать көллиятендә белем алган Азалия Рыжова Мәскәүдә Гнесиных исемендәге Россия музыка академиясендә укый. Шулай ук 2021 елда мәктәпне тәмамлаган Дарья Гурова, Әлмәт музыка көллияте дипломын алып, Санкт-Петербург гуманитар университетында «мәдәни-массакүләм тамашалар һәм концерт программаларының тавыш режиссурасы» бүлегендә укуын дәвам итә.
Арина Столярова да, Азалия Рыжова да Люция Кадырова җитәкчелегендәге халык уен кораллары орекстры бүлеген тәмамлый. Аринаның иҗат юлы - тырыш хезмәт һәм зур җиңүләр юлы ул. Ул «Идел буеның сәләтле балалары» иҗат мәктәбендә, Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестрында катнашты. «Иртәгә йолдызлар» программасы, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары булды.

Азалия Рыжова музыка мәктәбендә укыган елларда искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте. Сочида «Сириус» белем бирү үзәгенең «Сәнгать» юнәлеше буенча программасында катнашты. Мәскәүдә «Музыка осталары» Халыкара фестивалендә халыкара класслы педагоглар белән шөгыльләнде. Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залының легендар сәхнәсендә Р. Абязовның «La Primavera» камера оркестры белән чыгыш ясап, «Иртәгә йолдызлар» программасының финалисты булды. «Cantabile» виолончельчеләр ансамбле составында Чаллыдагы Орган залы сәхнәсендә һәм Мәскәүдәге музыка музееның Прокофьев залында чыгыш ясады.

Дарья Гурова талантын Надежда Бурмистрова җитәкчелегендә тынлы уен кораллары классында укыганда ук күрсәтә. Әмма аның сәләте музыка теориясе өлкәсендә аеруча ачык ачыла. Татьяна Филимонованың сизгер җитәкчелегендә Дарья берничә тапкыр Халыкара, республика һәм төбәк теоретик олимпиадаларында җиңүче булды. Тупланган белем багажы һәм тәэсирле җиңүләр Дарьяга киләчәккә ышанычлы адым ясарга мөмкинлек бирә. 2021 елда ул Әлмәт музыка көллиятенә «музыка теориясе» белгечлеге буенча укырга керә. Ә бу җәйдә аны яңа уңыш көтә: көллиятне бик яхшы билгеләргә тәмамлап, Санкт-Петербург гуманитар университеты студенты була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев