3 мартта Чаллыда «Tutti.Piano” фортепиано бүлекләре укучылары өчен Бөтенроссия яшь башкаручылар бәйгесе үтте.
Конкурс яшь музыкантларны берләштерде, аларга үз осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге бирде.
Зәй балалар музыка мәктәбен конкурста «Махсус фортепиано» бүлеге укучысы Мария Сосенкова тәкъдим итте. Яшь пианистка үзенең таланты һәм башкару техникасы белән жюри әгъзаларын сокландырды. Мариянең чыгышы профессионаллар тарафыннан югары бәяләнде: конкурс нәтиҗәләре буенча ул II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Бу җиңү укучының тырышлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге генә түгел, ә остазы Елена Кускованың югары профессиональлеге дә салынган тырыш хезмәт нәтиҗәсе булды.
фото: музыка мәктәбеннән
Нет комментариев