Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй ансамбле – фестиваль лауреаты

14 июньдә Бөгелмәдә «Казачий круг» казак җырларының ачык конкурс-фестивале булды.

Анда Зәйнең Мирный бистәсе шәһәр мәдәният йортының Александр Селиверстов җитәкчелегендәге "Ивушка" халык җыры вокаль ансамбле дә катнашты. Алар "Не для меня" һәм "Как за Дон" җырларын башкардылар һәм лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.

Бу көнне Бөгелмәгә бөтен Татарстаннан казак җырларын башкаручылар һәм фольклор коллективлар җыелды. Фестивальдә 30дан артык казак һәм фольклор коллективлары, халык җырлары һәм солистлар ансамбльләре чыгыш ясады.

Фестивальне А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге, Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге, ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты оештырды.

фото шәһәр мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев