Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Җырчы, шәфкать туташы Илзирә Ибраһимова Зәйгә килә

Бөтенроссия патриотик җырлар фестивале лауреаты Илзирә Ибраһимова 18 мартта Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсенә зәйлеләр белән очрашуга килә. “Тәвәккәл таш яра” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә көндезге сәгать 12дә башлана.

Илзирә Ибраһимова Чаллының 5нче хастаханәсендә, офтальмология бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Шифаханәдә авыруларны дару белән генә түгел, үзенең моңлы җырлары белән дәвалаучы, актив позицияле шәфкать туташы.

Коллективта тырыш, үрнәк хезмәткәр булса, сәхнәдә көр тавышлы, беренче мизгелдән үк җырның мәгънәсен тыңлаучы күңеленә юнәлтә белүче җырчы. Аның репертуарында “Көрәшчеләр гимны”, “Шәфкать туташлары гимн”ы бар. Күп җырларының авторы – әнисе, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева. Аның сүзләренә язылган “Тормыш яратканны ярата” җыры белән җырчының сәхнә карьерасы башланып китә. Репертуарында патриотик җырларга игътибар зурлыгы күренә. Үзен ул: “Мин язгы тамчылар кебек җебеп төшмим, гыйнвар аенда тугангадыр инде, боз сөңгеләре кебек нык мин”, – дип тасвирлый.

2023нче елдан – зур сәхнәдә, татар эстрадасы йолдызы. Ә менә тиздән аны без дә якыннан күреп таныша алачакбыз. Әдәбиятны, сәнгатьне яратучыларны үзәк китапханәдә көтеп калабыз.

фото: үзәк китапханәдән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев