Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Үзәк китапханәгә ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырдылар

Узган атнада Зәйнең үзәк китапханәсенә 4нче мәктәпнең V сыйныф укучыларын ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырдылар.

3 февральдә норматив булмаган лексикага каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Безнең көннәрдә сөйләм культурасы турында бик күп сөйлиләр. Бу теманы Сөббух Рөфыйков исемендәге үзәк китапханә китапханәчеләре дә читләтеп узмады. Балалар цензурасыз сөйләм барлыкка килү тарихы белән таныштылар һәм аның Борынгы Русь һәм Урта гасырлар тормышында урыны, сөйләмдә норматив булмаган сүзләрне кулланган кешеләр нинди җәза үтәүләре турында белделәр. Балалар һәм үсмерләр организмына ызгыш ничек тәэсир итә, әшәке сүз белән яшәү сәламәтлеккә тискәре йогынты ясыймы, кебек сорауларга җавап бирделәр. Балаларга сораулар һәм кайбер тормыш ситуацияләре тәкъдим ителде, анда алар үз фикерләрен әйттеләр, сүгенү сүзләре кулланмыйча да ниләр эшләргә мөмкин булуы турында фикер алыштылар.

Нәтиҗәдә, барысы да бердәм фикергә килделәр: сүгенү һәм жаргон - җәмгыятьнең әхлакый деградациясе ул.  Әлегә соң түгел, үзеңнән башлап аның белән көрәшергә кирәк. Чара “Ералаш”  киножурналыннан ”Ни өчен без шулай сөйлибез”, “Норматив булмаган лексика” дигән  юмористик сюжетлар күрсәтү белән тәмамланды. 

Фотолар үзәк китапханәдән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев