Мирный бистәсе китапханәсендә Габдулла Тукайны искә алдылар. Укучылар шагыйрьнең «Кызыклы шәкерт» шигырен дә сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Ә "Сабыйга", "Пар ат", "Туган авыл" әсәрләре татар телләрендә яңгырады. Шулай ук китапханәгә килүчеләр бөек шагыйрьнең китапларыннан торган күргәзмә белән дә таныштылар. Ахырдан җыелучылар басып татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкардылар. Искәртергә кирәк, Габдулла Тукайның тууына быел 140 ел тула. Ул 1886нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районының Кушлавыч авылында дөньяга килгән.
автор фотолары
Нет комментариев