Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Улыбка”га – 45 яшь

Зәебезнең “Улыбка” легендар балалар хореография ансамбле үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. 1979 елда бөтерчек кебек җитез, энергияле, яшь белгеч Лидия Ивановна Нестягина Зәйгә килеп төпләнгән вакыттан оешкан ансамбль меңәрләгән баланың иң яраткан шөгыленә әверелә.

“Ансамбь эшли башлаган мизгелдән үк анда йөреп биергә теләүче балалар күп булды. Һәр ел саен йөзәр бала белән эшли идем. Хәзер исә инде “Улыбка”га элек үзләре йөргәннәр балаларын гына түгел инде оныкларын китерәләр.  45 ел дәверендә балалар белән узган гомер юлын бәян итсәң  үзе берничә томлык китап бастырып чыгарырлык булыр иде. Без илебезнең төрле шәһәрләрен урап бәйгеләрдә катнашудан тыш, өч мәртәбә Европа илләре буйлап фестивальләрдә катнаштык. “Улыбка”да тәрбияләнүче талантлы балалар Франция, Германия, Испания, Италия, Македония һ.б. күп илләрдә булып аларның тарихи урыннарын күрделәр. Хәзер исә без бәйгеләрдә нигездә онлайн форматта катнашабыз. Бүгенге көндә 60лап бала ансамбльгә  йөри”, - диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Лидия Ивановна.   
“Улыбка”ның 45 еллык юбилее “Энергетик” Мәдәният сараенда 31 май көнне кичке сәгать 6да зур концерт белән билгеләп үтелә. Анда ансамбльнең элеккеге биючеләре, хәзер инде билгеле шәхесләр катнашуы да көтелә.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев