Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният һәм сәнгать

Ул һаман да халык күңелендә

Бүген - 10 июньдә «Зәй утлары» җыр һәм көлке теат-рын оештыручы Ринат Гәрәевның якты дөньядан киткәненә 16 ел тула. Аның кызы Миләүшә Шәрипова әтисе турында якты хатирәләре белән уртаклашты.

«Әти кызы» дип атый ул үзен. Аралары бик якын була аларның, әтисе аның дусты, киңәшчесе һәм тормышта юл күрсәтүчесе дә була. Шуңа да Миләүшә үзе дә иҗат юлын сайлый. Бүген ул Куш-Елга авылы мәдәният йорты директоры булып эшли, балаларны биергә өйрәтә, хәтта хатын-кызлар өчен фитнес түгәрәге дә оештырып җибәргән. Күптән түгел әнисе Эльмира ханымны да үзләре янына алып кайтканнар. Бүген алар Карман авылында бергә яшиләр.
«Ринат Гәрәев кызы булу зур җаваплылык өсти. Нинди генә эшкә алынсам да, ә-ә син бит Ринат Гәрәевның кызы, булдырасың, дип әйтәләр. Ә мин аның кызы булуым белән горурланам», – дип уртаклашты ул.
Алабуга мәдәният училищесын, аннары Казан мәдәният институтын тәмамлаган Ринат Гәрәев заманында Зәй өчен бик көтеп алынган кадр була. Танылган режиссер Марсель Сәлимҗановта белем алып кайта ул. Иҗади идеяләре ташып торган режиссер «Зәй утлары» җыр һәм көлке театрын оештыра. Төрле завод, оешмаларда эшләүче 30дан артык яшь кешене берләштерә ул. Үзешчән артистлар көлке номерлары, кече спектакльләр, җыр-бию номерлары күрсәтәләр. Театр тиз арада популярлаша, якын-тирә шәһәр, авылларга, аннары инде Россия төбәкләренә дә барып тамашалар күрсәтә башлый. Җирле хакимият тә аның эшчәнлеген һәрдаим хуп-лап тора, төркемгә хәтта автобус та бүләк итәләр. Күп кенә җирле һәм Татарстанда популяр булган артистлар беренче адымнарын нәкъ менә «Зәй утлары»нда ясыйлар. Марат Галимов – шуларның берсе.
«Өебездән беркайчан да кеше өзелмәде, шаярып общежитие, дип тә әйтәләр иде инде. Хәтта кунакка Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиеваның да килгәне булды. Салават абый юлда барганда да әтинең машинасын танып, туктатып һәрвакыт сөйләшеп тора иде», – дип искә ала Миләүшә.
Тормышта Ринат Гәрәев бик гади кеше булган. Беркайчан да мал артыннан кумаган. Агач эшен, бакча үстерергә яраткан. Зәй буендагы бакчасында 33 төрле чәчәк үстергән. Җәйләрен җиләк, гөмбә җыярга йөргән. Оныклары Гөлназ белән Данияр тууы аның тормышына зур ямь өстәгән. Бер яшьлек сабыйны машинага утыртып, Ринат абый табигать кочагына чыгып китә торган булган. 2008 елда Ринат абый аягын сындыра. Иҗади планнарны кичектерү, ял итү аның уенда да булмый. Шул килеш «Бәкер» шифаханәсе сәхнәсендә чыгыш ясый ул. Аягын сындыруын тамашачылар аңламыйча да кала. Шул ук елның июнендә Ринат Гәрәев фаҗигале төстә вафат була. Кызы Миләүшә әтисенең юклыгы белән әле дә килешергә теләми. Беренче тапкыр искә алу кичәсен дә 4 ел элек кенә уздыра алган. Ә инде киләсе елга Ринат Гәрәевның тууына 80 ел тулачак, шул уңайдан Миләүшә зурлап искә алу кичәсен оештыру теләге белән янып йөри. Ул белә – әтисе кабызган «Зәй утлары» әле һаман да халык күңелендә саклана.

 

Фотолар гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев