Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Түбәнбишлеләр үз авыллары тарихы белән бәйле спектакльне сәхнәләштерде

Түбән Биш авыл үзешчәннәре район театр фестиваленә кушылып, Артур Ибраһимовның «Күрше авыл догалары» пьесасын сәхнәләштерде.

Спектакльне карарга автор үзе  һәм “Әлмәт таңнары” газетасы баш редакторы Рәфкать Шәһиев килде. 

Әлеге спектакльнең эчтәлеге Түбән Биш авылына бик тә туры килә. Әлеге авылда татарлар һәм керәшеннәр бер-берсе белән  дус-тату яши.

Ерак тарихка күз салсак, Түбән Биш авылының өч гасырлык  тарихы бар. Элек  авылның 80 проценты - христиан динендә, ә 20 проценты ислам динендә булган. 1901 елда Түбән Биш авылында  Изге Гури чиркәве һәм мәчет төзелә. Авыл халкы элек-электән дус-тату яшәгән. Чиркәү һәм мәчет  янәшә булган Түбән Биштә. Тик, кызганыч, Советлар Союзы вакытында чиркәүне мәктәп итәләр, ә мәчет бетерелә. Священник Романовны 1938 елда атып үтерәләр. 

“Шунысы сөенечле, бүгенге көндә мәчет өчен бина бирелеп, ул халык ярдәме белән яңартылды. Мөселман кардәшләр бик теләп җомга намазына йөри. Чиркәү өчен урын билгеләнеп, аңа фундамент салынды. Бу эшләр барысы да халыкның уртак ярдәме белән башкарыла. Нинди диндә булуларына карамастан, мәчеткә ремонтка, чиркәү төзелешенә ярдәм итә авыл халкы. Бу инде халыкның дус-тату яшәвен, бер-берсенең динен хөрмәт итүен күрсәтә”, - ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Вәлиәхмәтова.

Спектакльдә керәшеннәр һәм татарлар яшәгән авыл  тормышы сурәтләнә. 

 “Театр фестивалендә төп тема итеп халыклар бердәмлеге тора. Артур Ибраһимовның “Күрше авыл догалары” китабын кулга алып, пьесаны укый башлауга, без  эзләгән, без теләгән әсәр булуын аңладык. Ике халык, ике дин, бер тормыш, бер тарих”, - ди Наталья Вәлиәхмәтова.

«Күрше авыл догалары» драмасында сугыштан соңгы елларда гаилә корган Газинур һәм Настя (Нәҗибә) язмышы сурәтләнә. Тамашачы каршында керәшен һәм мөселман татарларның яшәү рәвеше, дингә карашы ачыла. Тамашадагы төп вакыйга Настя (Нәҗибә) образы белән бәйле. Әнисе үлгән яшь кыз өч юл чатында кала: монастырьга китү, 50 яшьлек Степанга кияүгә чыгу яки мөселман  егете Газинур белән китү... Кыз соңгысын сайлый... 

-«Күрше авыл догалары» — Түбән Биш үзешчән театрының батырлыгы! Алдан ук әйтеп куйдылар: катнаш татар-керәшен авылы, шулай ук ике «төрле» туган халык бердәм булып яшәүләрен. «Булды бу!» — дип куркып куйдым. Пьесам туп-туры оясына килеп эләгә икән. "Я кул чабачаклар, я авылдан куып чыгарачаклар" - дигән уйлар белән юлга чыктым.

Әйе, үзешчәннәр. Булмаган вакытларын табып йөрүчеләр. Әйе, авыл. Әйе, барысы да үз куллары белән. Ләкин спектакльнең дәрәҗәсе, минемчә, иртәгә үк гастрольләр булырга тиеш! Халык кабул итте, халыкка ошады. Ә пьесама килгәндә, менә шушы катнаш авылда яшәп ятучы кешеләргә атап язылды да инде ул. Хыялны тормышка ашырдыгыз. Рәхмәт сезгә, «Түбән Биш театры»!

Чын күңелдән уңышлар телим!- дип язган театр карагач  хис-кичерешләрен автор Артур Ибраһимов.
Хәзер түбәнбишлеләр әлеге спектакльне "Идел йорт" фестивалендә куярга әзерләнә.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев