Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Түбән Лоҗыда укытучылар гаиләләре белән очрашу узды

Гаилә елы уңаеннан район-шәһәрдә матур, тирән мәгънәле кичәләр, очрашулар уза.

Менә шундый очрашуларның берсе Түбән Лоҗы мәдәният йортында оештырылды. Үрнәк, матур, парлы гаилә юлы узучы гаиләләр очрашуның күрке булдылар. Алар гаилә серләре белән таныштырдылар.

«Очрашуга пар канатлы, гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен хөрмәтләп, яратып яшәүче, гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган алты гаилә килде. Кичә бик җылы узды. Бергә эшләгән дәвердә булган кызыклы хәлләрне искә алып көлешеп, җырлап-биеп, уеннарда катнашып, очрашу бер мизгелдә сизелми дә үтеп китте», — ди мәдәният йорты җитәкчесе Энҗүдә Исламова.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев