Түбән Лоҗыда да алтын хәзинә эзләделәр
Түбән Лоҗы мәдәният йорты үзешчәннәре район театр фестиваленә кушылып, Гөлшат Мөхәммәтшинаның «Алтын хәзинә» комедиясен сәхнәләштерде.
Үзешчән артистлар серле хат һәм хәзинә эзләү тарихын бик ышандырырлык итеп уйнадылар – тамашачыларга күңелсезләнергә ирек бирмәделәр.
Алар үз рольләрен искиткеч оста итеп ачып бирә алдылар.
“Спектакльдә үзешчән артистларыбызның һәрберсе үз роленә җан өрде, образларны шулкадәр оста, матур һәм табигый итеп тапшыра алды. Аларга рәхмәт әйтеп, алга таба да шулай авылда мәдәни чараларның уртасында кайнауларын телибез”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Энҗүдә Исламова.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев