Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Түбән Биш үзешчәннәре Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан спектакль куйды

Түбәнбишлеләр “Театр призмасы аша батырлык” район фестиваленә кушылып, Абдулла Әхмәтнең “Зәңгәр конверт” әсәрен сәхнәләштерделәр.

Вакыйгалар Бөек Ватан сугышы елларында землянкада бара. Разведчиклар “тел алырга” барып, немец офицерын  әсирлеккә төшереп алып кайталар. Немецларның кайда басып керергә әзерләнү планын беләләр. Спектакльдә сөенечле мизгеләр күбрәк күрсәтелә. Бу – хат алу мизгелләре! Туган яктан килгән хатларны солдатлар бии-бии алалар…

Түбән Биш үзешчәннәре рольләрен бик оста,  чын артистларча башкардылар. Декорацияләр, музыка дөрес сайланган. Монда бүгенге көндә һәр авылга хас диярлек проблема - ир-ат роленә ир-егетләр таба алмау кыенлыгы юк. Тамашада җиде ир-егет  үз геройларын югары дәрәҗәдә ачып, әсәр идеясен тамашачыларга җиткерә алдылар.  Аларның берсе дә мәдәният институтларында укыган кешеләр түгел бит, театрдан ерак торалар. 

Коллективның яшь артистлар белән тулылануы да сөендерә.

Рольләрдә Виктор Кудряшов (капитан Григорьев), Николай Кузнецов (Гайнулла), Вадим Кожемякин (Серсебаев), Ислам Хәлиуллин (Нуретдинов), Рөстәм Шиһабетдинов (Фәнис), Тимур Ананиев (Алиев), Рената Вәлиәхмәтова (Катя) уйнады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев