Тройсынны бәйрәм иттеләр
Тройсын Пасхадан соң илле көн узгач үткәрелә. Быел ул 31 майга туры килде.
Тройсын керәшеннәрдә дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, халык бәйрәменә әверелгән, ул Яфрак бәйрәме дип тә йөртелә. Тройсын элек районыбызның барлык керәшен авылларында билгеләп үтелсә, хәзерге вакытта кайберләрендә яңартылып, яңа төсмерләр алып үткәрелә. Быел да ул Туңылҗа, Федоровкада зурлап оештырылды. Әлеге бәйрәмне оештыруда район керәшен җәмгыятенең роле зур булды.
Туңылҗада
Туңылҗа авылында Тройсын бәйрәменең үз төсмерләре сакланып, Сабантуйлардан бер дә ким булмыйча, халык, кунакларның актив катнашында зур күтәренкелек белән үтте. Тройсын – ул Туңылҗаның престол бәйрәме, элек-электән авыл халкы күмәкләп бәйрәм иткән.
Чарада район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, керәшен җәмгыяте рәисе Петр Минеев катнашып, халыкны бәйрәм белән котладылар.
Бәйрәмдә традиция буенча теләкләр әйтелеп каенга бүләкләр бәйләнде, төрле кызыклы уеннар, Тройсын түгәрәге оештырылды, җыр-биюләр тынмады. Шулай ук район керәшен җәмгыяте оештырган “Яз мизгеләре” фотоконкурсына нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Ә фотоконкурста катнашучылар бик күп булды.

Фотоконкурс нәтиҗәләре буенча Владимир Уразайкинның “Храм фонында алмагач чәчәктә” фотосы беренче урынны алды. Анастасия Гурьянованың “Кошчыклар” һәм Зинаида Исламгалиеваның “Кашкатау” фотолары – II, Светлана Васильеваның “Болытлар-парк”, Людмила Барсукованың “Тузганак-лар”, Светлана Чернованың “Күчмә капитал” эше III урынга лаек булды. Шулай ук кызыксындыру бүләкләре дә каралган иде.
Федоровкада
Борынгыдан килгән бу матур бәйрәм Федоровка авылында ел саен үткәрелеп киленә.
Хәтта дини бәйрәмнәр тыелган елларда да ул үз кыйбласын югалт-маган, халык аны саклап калган.
Бәйрәм ата-бабаларыбыздан калган борынгы йолаларны театральләштереп күрсәтүдән башланды. Сармашбаш авыл җирлеге башлыгы Геннадий Абрамов бәйрәм белән котлап, сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Бәйрәмдә милли уеннар, бәйгеләр оештырылды, район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб үзешчәннәре матур концерт әзерләгән иде, җыр-биюләр тынмады.
Бәйрәмдә район керәшен җәмгыяте рәисе Петр Минеев та катнашты. Ул бәйрәмнең иң өлкән һәм иң кечкенә катнашучысына татлы бүләк – хуш исле бал тапшырып, буыннарны символик җеп белән бәйләде.
Бәйрәмдә катнашучылар ел буена җитәрлек яхшы кәеф, якты хатирәләр алды. Саубуллашканда, федоровкалылар инде киләсе елда да Тройсын бәйрәменә кунакка чакырып калдылар.
фотолар авыл җирлекләреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев