Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Татарстан шәһәрләреннән Зәйгә ял итәргә килүчеләр үзәк китапханәдә булды

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә Татарстан шәһәрләреннән ял итүчеләр өчен танып-белү экскурсиясе узды.

Китапханәчеләр кунакларны китапханә тарихы, бүлекләр, китап фонды, күргәзмә экспозицияләре белән таныштырдылар. Күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга әдәби-музыкаль композициядә катнашу өлкәннәр өчен иң якты тәэсир булды. Китапханәчеләрнең театральләштерелгән матур тамашасы, яшь укучыларның Җәлилнең «Моабит дәфтәреннән» шигырьләр укуы, «Элегия» укытучылар квартеты һәм музыка мәктәбе укучыларының «Соңлама», «Сиңа» композицияләрен башкарулары тамашачыларны битараф калдырмады. 

Экскурсиядән социаль хезмәтләр алучылар бик күп тәэсирләр һәм уңай хис-кичерешләр алды.

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев