Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният һәм сәнгать

«Созвездие-Йолдызлык» Кырымга бара

Фестивальнең җәйге иҗади сменасы башлана: Зәйдән Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Мирас» вокаль-хореографик ансамбле дә Кырымда ял итеп, яңа иҗат сезонына көч туплаячак.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре өчен традицион җәйге иҗади смена агымдагы елның 22 июленнән 13 августына кадәр Алуштаның «Сатера» балалар сәламәтләндерү лагеренда узачак. Анда Татарстанның 16 шәһәреннән һәм районыннан 210 активист катнаша, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Сменада катнашучыларны өч атналык программа көтә, ул мастер-класслар, иҗади һәм спорт чаралары, квестлар, экскурсияләрне үз эченә ала. Аерым алганда, алар фестивальнең жюри әгъзалары җитәкчелегендә үз осталыкларын камилләштерүне дәвам итәчәк.

Алар белән Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Россиянең атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова, Татарстанның халык артисты, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең әйдәп баручы сәхнә остасы, актриса Елена Ненашева һәм башкалар шөгыльләнәчәк.

2 августта Бакчасарайдагы мәдәният йортында зур бәйрәм концерты узачак. «Созвездие-Йолдызлык» җиңүчеләре һәм лауреатлары кырымтатар балалар коллективлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Чарада Кырым мәдәният министры Татьяна Манежинаның катнашуы планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев